Среда, 15 апреля 2026 12:01

Балтачта волонтерларга лаеклы хөрмәт күрсәттеләр

Балтач районының Иске Салавыч авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән «Игелекле йөрәкләр» исемле үзенчәлекле кичә үтте.

Волонтёрларга багышланган беренче шундый чара булуы белән үзенчәлекле иде ул. Ничә еллар буе үзләренең бар мәшәкатьләрен читкә куеп, СВОдагылар өчен күп сандагы маскировка челтәрләре үргән, токмач кисеп, коры ашлар әзерләргә булышкан, үлән чәйләре тутырган, гуманитар ярдәм җыюда зур хезмәт куйган әлеге ханымнар мондый җылы мөнәсәбәткә бик лаек, ди оештыручылар. Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та, яулагыларга күп тапкырлар гуманитар ярдәм илтүче төркем җитәкчесе Лена Вәлиева да аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, рәхмәт хатлары, волонтёр таныклыклары тапшырдылар. Мул сыйлы табын артында, җыр- биюләр белән аралашып барган мондый чаралар активлыкны, җанлылыкны тагын да арттырыр дип өметләнәләр. Бу авылда утыздан артык шундый актив волонтёрлар булса да, яудагыларга ярдәм әле һәрчак кирәк, диләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »