Бүген “Татар-информ” да татарча диктант узды. Язучылар арасында укытучылар, татар телле блогерлар, журналистлар бар иде. Килгән кунакларга “Сөембикә” журналы журналисты Фагыйлә Шакирова Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен һәм “Бәхет” хикәясен укыды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков дөрес язу бик кирәк, дигән фикердә.
– Социаль челтәрләрдә дөрес итеп, татарча язу кирәк. Әмма күп кешеләр татар хәрефләрен кулланмый. Сүзләрне бутап язалар. Ә бит татарча язу – зур горурлык. Мондый акцияләр безгә бик кирәк,– диде ул.
Кайчандыр татар теле һәм әдәбияты укыткан блогер Рафис Атаказ Тукайның шигыре һәм хикәясе баштарак авыр тоелса да, җиңел язылды, ди.
– Милләтебезне саклау өчен, телебезне онытмау, дөрес язу бик кирәк. Без – кешеләр арасында йөрүче блогерлар аеруча тырышырга тиеш, – диде ул.
Бакчачы Рәмзия Әхмәдулллина диктант язарга чакыруны зур горурлык белән кабул иттем, ди.
– Бик сөенеп килдем. Эшемнән сорадым, күп кенә очрашуларны кичектереп тордым. Татарча диктант язуны – бурычым дип саныйм. Шөкер, инде мәктәп бетергәнгә шактый еллар узса да, бар да истә, – ди ул.
Аш-су остасы Райлә Ахунова исә, һәркем үз телен яратырга тиеш, дип саный.
– Татар телебездән дә матур тел юк. Үз блогымда гел татарча сөйләшәм, язылучыларыма тәмле ризыклар турында сөйлим. Милли ашларыбыз аша милләтебезне саклауга өлеш кертәм дип уйлыйм. Интернет киңлегендә генә түгел, аш-су осталары белән бергә җыелышып, очрашып та фикер алышабыз. Татарның милли ашларын бергәләп пешерәбез, рецептлар бүлешәбез. Һәр өлкәдә аша телне саклап була диясем килә. Киләчәктә дә мондый очрашулар күп булсын. Вакыт-вакыт мәктәп елларын искә төшереп тору кирәк, – диде ул.