Һөнәри җырчы түгел ул. Белеме буенча музыка укытучысы.
Әмма райондашлары Балтач районының Дорга авылында туып-үскән Ольга Камашеваны, берничә ел инде социаль челтәрләр аша төрле телләрдәге матур җырлары буенча, сәләтенә сокланып күзәтә иде. Шулай да аның Россия — 1 каналына, данлыклы Малахов тапшыруына барып җитүе күпләр өчен күңелле сюрприз булды. Әлеге тапшыруга да аны әнә шул челтәрдәге җырлары аша чакырганнар икән. «Башта каушадым, ә студиягә кергәч, тынычландым. Анда бик җылы, рәхәт мохит иде. Үземнең кумирларым белән очраштым, бергә җырладык. Азактан миңа залны «кыздырдың» дип әйттеләр, бик күп мактау сүзләре яздылар», – ди Ольга «Туганайлар» газетасына биргән әңгәмәсендә. Аның белән туганайлыларның кызыксынуы урынсыз түгел, Ольга — керәшен кызы, нәселләрендә җырга сәләтлеләр бар. "Балаларны бик яратам. Башта мәктәптә эшләдем, аннан хәтта җибәрәселәре дә килмәде, хәзер балалар бакчасында бик яратып эшлим», – дип таныштыра Ольга үзе белән тапшыруда.
Асылташ – су төбендә дә асылташ, ялтыравыгы күренә, табып алалар. Сәләтен яшермичә, үзе юл ярган Балтач кызы да моңа ачык мисал.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.