Среда, 17 июня 2026 09:42

Песошин АСЕАН илләренең республика өчен әһәмитен билгеләп үтте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия – АСЕАН саммиты кысасында узучы эшлекле форум ачылышында АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Ул утырышта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән сәламләде. “Бүген АСЕАН тиз үсеш алучы, тотрыклы икътисадый үсештәге ассоциация булып тора. Россия төбәкләре АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.

Татарстан халыкара хезмәттәшлеккә ачык”, – диде ул. Алексей Песошин әйтүенчә, АСЕАН илләре Татарстан өчен мөһим хезмәттәшләр булып тора. “Без сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтәбез, ислам финанслары өлкәсендә элемтәләрне үстерәбез. Быелгы форум Россия һәм АСЕАН илләре өчен эчтәлекле диалог, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанам”, – диде Премьер-министр.

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »