Россия йөзүчеләре Мюнхенда узган Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында беренче урынны яулады. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Турнир нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 36 медальгә (15 алтын, 10 көмеш һәм 11 бронза) лаек булды. Медаль зачетында биш алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза медаль яулаган Италия җыелмасы икенче урынны алды. Өченче урында — Бөекбритания командасы, аның активында биш алтын, ике көмеш һәм җиде бронза медаль бар.
Европа яшүсмерләр чемпионатында 14-18 яшьлек спортчылар чыгыш ясады. Россия йөзүчеләре ярышларда нейтраль статуста катнашты.