Понедельник, 23 марта 2026 12:35

Зөлфәт Зиннуровка мактаулы исем бирелде

«Татар радиосы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең программалар алып баручысы, вокалчы артист (солист) Зөлфәт Шамил улы Зиннуровка музыка сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Зөлфәт Зиннуровны котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!