Дәүләт Думасы Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр комитеты рәисе Яна Лантратованы (“Справедливая Россия”) Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил вазыйфасына билгеләгән. Бу хата “РИА Новости” хәбәр итә.
Лантратова омбудсмен Татьяна Москалькованы алыштырачак.
Россиядә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Дума тарафыннан вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә. Кандидатларны Президент, Федерация Советы, депутатлар һәм Дәүләт Думасы фракцияләре тәкъдим итәргә мөмкин.
Омбудсмен Дума депутатларының күпчелек тавышы белән билгеләнә.
Татьяна Москалькованың вәкаләтләре быел апрель аенда төгәлләнгән. Россия законы нигезендә, шул бер үк зат Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил вазыйфасын күп дигәндә рәттән ике срокта гына били ала.