Чаллыда узган Сабан туеның баш батыры булып, икенче ел рәттән көрәшче Азат Габдрәшитов танылды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «Лада Веста» автомобиле бүләк иттеләр. Ачкычларны батырга Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Көрәш ярышларының финалында Чаллы командасының ике иң танылган көрәшчесе – Азат Габдрәшитов белән Эльдар Хәмитов очрашты. Нәтиҗәдә 3:2 исәбе белән Азат җиңеп чыкты.
Азат Габдрәшитов тумышы белән Актаныш районыннан, Дөнья һәм Россия чемпионы, БРИКС илләре уеннары җиңүчесе, көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры.
- Узган ел шәһәр Сабан туенда якынча 3 миллион сумлык «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлы «Soueast S07» Кытай кроссоверы тапшырган иделәр. Мондый автомобиль Чаллы Сабан туе тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителгән иде. Быел исә оештыручылар Россия автопромын сайлаган.