Четверг, 23 июля 2026 07:34

Пенсионерларга 1 августтан өстәмә: кемгә һәм күпмегә?

1 августтан Россиядә пенсионерларның бер өлеше пенсиягә өстәмә алачак.

Җәйнең соңгы аенда гадәттәгечә индексация көтелә, дип яза “КП”. Рәсми рәвештә ул хезмәт хокукларын яңадан санау дип атала. Асылы шунда, эшләүче пенсионерлар эшләвен дәвам итә. Ә эш бирүчеләр алар өчен бюджетка иминият кертемнәрен күчерә, алар барлык иминият пенсияләрен түләүгә тотыла.

Август өстәмәсенә 5,9 млн кеше исәп тота ала. Бу илдә якынча һәр алтынчы пенсионер дигән сүз. Быелның июнь аенд,а Россиянең социаль фонды мәгълүматлары буенча, аларның уртача пенсиясе аена 23 737 сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе – 25 838 сум. Мондый аерма шактый гади аңлатыла.

Берничә ел дәвамында эшләүче пенсионерларга инфляция дәрәҗәсенә индексация уздырылмады, ул һәр ел башында уза. Финанс министрлыгында эшләүче пенсионерларның керемнәре болай да җитәрлек дип санаганнар. Алар бит пенсия дә, хезмәт хакы да ала. Әмма 2025 елдан башлап индексацияне яңарттылар. Хәзер эшләүче пенсионерлар ел башында да (алдагы инфляция дәрәҗәсенә), августта да өстәмә ала. Һәм якындагы елларда аларның уртача пенсияләре эшләмәүче "хезмәттәшләренең" уртача керемнәрен узып китәчәк.

Дөрес, хезмәт хокукларын яңадан исәпләгәндә кайбер чикләүләр бар. Өстәмә хезмәт хакына бәйле. Кеше күбрәк эшләгән һәм бюджетка иминият кертемнәрен күчергән саен, пенсия дә шулкадәр зуррак үсәчәк. Әмма лимит бар. Өч пенсия баллыннан да артык өстәмәскә мөмкиннәр. 2026 елда аның бәясе 156 сум 76 тиен тәшкил итә. Ягъни, эшләүче пенсионер исәп тота ала торган максимум – бу аена 470 сум өстәмә.