Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 сыйныф укучылары өчен телдән тарих буенча имтихан кертеләчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.
«Төп дәүләт имтиханы алдыннан 9 сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде – барлык укучылар да бердәм телдән имтихан бирәчәк. Ул 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк», – диде Кравцов тарихи белем буенча ведомствоара комиссия утырышында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.