Татарстанда бүгенге иртә юлларда томан һәм бозлавыктан башланды. Шуңа бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын бик сак булырга чакыра.
Юлны бары тик җир асты яки җир өсте юллары аша гына чыгарга, балаларны күзәтергә, шулай ук өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
Кирәк булганда төбәк халкы ашыгыч хезмәтләргә 112 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала, дип яза «Татар-информ».