Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан үткәрелгән бәйрәм намазында катнашты. Быел бу чара Биектау районының Айбаш авылында реставрацияләнгән агач мәчеттә узды.
Тантаналы вәгазьне һәм намазны ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үткәрде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары бабаларының тарихи һәм рухи традицияләренә тирән хөрмәт белән карый. «Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшүче, геройларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүче ислам дине тарафдарларына аерым рәхмәт сүзләре», – диелгән котлау текстында.
Шулай ук мөфти Татарстан Рәисенең котлавын да укып ишеттерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Казан Ураза бәйрәмен ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән аерым статус белән каршы ала. «Татарстанда диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкны аеруча кадерләп һәм саклап калулары белән, Ураза бәйрәме, барлык мөселман, православие һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, гомуми үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасында билгеләп үтелә. Бу Россия халыклары бердәмлеге елында , Хезмәт һәм батырлык елында аеруча әһәмияткә ия», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Үзенең вәгазендә Камил Сәмигуллин Рамазан аеның фазыйләтләре һәм хикмәтләре, ураза тотуның кыйммәте турында сөйләде, изге ай тәмамланганнан соң да яхшы гамәлләр кылырга өндәде.
Айбаш авылындагы мәчет XX гасыр башында төзелгән һәм агач архитектура һәйкәле булып тора. Ул залларның анфилада урнашуы һәм түбә уртасындагы манарасы булган мәчетләр тибына керә. 2023 елда биредә масштаблы реставрация эшләре башланды. Торгызу вакытында архив фотосурәтләреннән файдаланылды. Фәнни-проект документациясе «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнде. Реставрация эшләре исә хәйриячеләр акчасына башкарылды, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.