Четверг, 16 июля 2026 07:47

Быел республикада урман янгыннары тематикасына 177 мәгълүмат тактасы урнаштырылган

2026 ел башыннан Татарстан Республикасында урман янгыннары тематикасына 177 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм баннер урнаштырылган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белдерде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтена сылтама белән «Татар-информ».

«Бу эш республикабызның урман ресурсларын саклау өчен бик мөһим. Статистик мәгълүматларга караганда, 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга. Һәрбер мәгълүмат тактасы – урманнарга барганда җаваплылык турында искә төшерү ул. Без аларны автомобиль юллары буена, гражданнар ял итә торган урыннарга урнаштырабыз», – диде Илгизәр Зарипов.

Мәгълүмат такталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын турында хәбәрләр өчен кайнар линия номерлары турында мәгълүмат урнаштырылган.

Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының максатчан күрсәткечләренең берсе булып тора, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә.