Татарстанда 2026 елда 10 мең медицина хезмәткәре яңа формалы махсус кием алачак.
Республикада медиклар өчен бүлекчәләренә карап төрле төстәге бердәм стильдәге форма кертелә.
Проект республика җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул 2022 елда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган.
Татарстан Сәламәтлек саклау системасында бердәм формалы кием кертү медицина хезмәткәрләрен аеруны җиңеләйтергә, пациентларга кирәкле белгечне тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле республика медикларына 60 мең комплект махсус кием тапшырылган.
Яңа форма башта сынау проекты буларак берничә медицина учреждениесендә кулланылган. Аерым алганда, ул Казан шәһәренең 2 нче клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе базасында уңышлы сыналган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, бердәм стильдәге медицина формасы эш шартларын яхшыртуга гына түгел, пациентлар өчен дә уңайлык тудыра. Төрле төстәге кием медицина хезмәткәрләренең кайсы бүлектә эшләвен тиз аңларга мөмкинлек бирә.
Татарстанда медицина системасын модернизацияләү кысаларында мондый проектлар алга таба да дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.