Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкил Рәдис Йосыпов хәбәр итте.
– Барлыгы 3437 очрак теркәлде. Кырыкалдарлар тозгынына күбесенчә хатын-кызлар эләгә. Зыян күрүчеләрнең 37 проценты 30-49 яшьлек кешеләр. Алданучыларның 26 проценты – 18-29 яшьлекләр, 23 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, – диде Рәдис Йосыпов.
Схемалар әле дә шул ук: өстәмә җиңел акча эшләү, инвестицияләр белән кызыктыралар. Соңгы арада мессенджерларга «Син бу кешене беләсеңме? Авариягә эләккән» дип, вируслы видеолар җибәреп алдау очраклары аеруча күп булган.