Среда, 22 апреля 2026 07:51

Киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак

Безне дүрт көнлек эш атнасы көтә. Россиядә киләсе эш атнасы, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Ул 27сеннән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип искәртә «Российская газета».

Шулай итеп, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1майдан 3енә кадәр (җомгадан якшәмбегә кадәр) өч көнлек ял көтә.

Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

Аннары, биш көнлек эш атнасыннан соң, шимбә 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр, тагын өч көн ял итәчәкбез.

8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими.

Гомумән, быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »