Суббота, 09 мая 2026 15:19

Татарстан Рәисе «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү гамәле Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов портретын тотып барды. Абыйсы фронтка 19 яшендә китә. 359 нчы укчы полк составында Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша, анда 1941 елның 15 декабрендә батырларча һәлак була.

Йөреш 15:00 сәгатьтә башланды. Гадәзттәгечә колонна шәһәрнең үзәк урамнары буйлап: Карл Маркс урамы буйлап, Лобачевский урамы аша, Черек күл паркы һәм Кремль урамы буйлап хәрәкәт итте. Йөрешне Меңьеллык мәйданында тәмамладылар, анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы көтә иде.

Татарстан башкаласында маршрутның озынлыгы 2,1 км тәшкил итте. Быел «Үлемсез полк" гамәле 130 меңгә якын кешене берләштерде. Ил Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында йөрешне республиканың төрле милли-мәдәни автономияләре вәкилләре җитәкләде.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »