30 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры бинасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк.
Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Апанай мәчете каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.
Конкурста яшь буенча чикләүләр куелмый, Россия гражданнары булган хатын-кызлар катнаша ала.
Бәйге дүрт номинация буенча узачак:
1) 30нчы җүзне яттан белү. 4 җүздән дә күбрәк белмәүче, «Татар Хафиз» проекты катнашучылары өчен;
2) «Әл-Хүҗүрат» сүрәсеннән «Ән-Нәс» сүрәсенә кадәр яттан белүчеләр өчен. 15 җүздән дә күбрәкне белмәүчеләр өчен;
3) Коръәнне тулысынча яттан белү;
4) тиләвә – тәҗвид кагыйдәләре белән Мүсхәфтән уку. Ким дигәндә 5 җүзне белүчеләр өчен.
Бәйгедә катнашу өчен анкета тутырырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.