Гуманитар ярдәм 1232 һәм 272 нче полк, 90 нчы танк дивизиясе һәм 38 нче мотоукчылар бригадасы хәрбиләренә җибәрелде
«Яшь Гвардия»нең Алабуга бүлеге махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча акция оештырды. Инициатива кысаларында хәрбиләр өчен өч тоннага якын йөк тапшырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Җибәрелгән партиядә беренчел кирәк-ярак товарлары, озак вакыт саклау продуктлары, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары, дарулар, бәйләү материаллары һәм индивидуаль саклану чаралары булган.
Моннан тыш, сугышчылар Алабуга халкыннан тизрәк өйгә кайту теләкләре, ярдәм сүзләре һәм җиңүгә ышаныч белән хат һәм открыткалар алдылар.
Гуманитар ярдәм 1232 һәм 272 нче полк, 90 нчы танк дивизиясе һәм 38 нче мотоукчылар бригадасы хәрбиләренә җибәрелде.
Оештыручылар әйтүенчә, акция район халкы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм итү үрнәге булып тора. Алабуга активистлары барысын да мондый инициативаларга кушылырга һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итәргә чакыра.
Вести Татарстан