Четверг, 02 апреля 2026 08:30

Түбән Кама заводында янгында зыян күргән күпме кешенең хастаханәләрдә калуын әйттеләр

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә зыян күргән 12 кеше – хастаханәләрдә табиблар күзәтүендә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткән.

«Бүгенгә Түбән Кама күп профильле район үзәк хастаханәсендә 9 кеше дәвалана, табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли», – дип аңлатып үтелгән ведомствода.

Тагын өч кеше РКБда. Берсе – реанимациядә, икесен палатага күчергәннәр.

Исегезгә төшерәбез: 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводында янгын чыккан. Сәбәбе – һава-газ катнашмасының кабынып китүе. Соңгы мәгълүматларга караганда, 3 кеше һәлак булган, 71 кешегә зыян килгән. Моннан тыш 9 кеше хәбәрсез югалган булып санала: алар әлегәчә элемтәгә чыкмый. Сәнәгатьтә иминлек таләпләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.

Другие материалы в этой категории: На улицах городов Казахстана появились супергерои »