Мошенниклар мессенджердан файдаланучылар белән таныш-белешләре исеменнән элемтәгә кереп, махсус хәрби операция геройларын хуплау йөзеннән тавышлы хәбәр яздыруны тәкъдим итә башлаган.
Бу хакта «Российская газета» Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәшү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Тавышлы хәбәр яздыру өчен, ялган сылтама аша үтеп, теркәү формасына шәхси мәгълүматлар кертүне сорыйлар. Нәтиҗәдә аферистларның шәхси мәгълүматларны, аккаунтны кулга төшерү яки төрле яклап «һөҗүм» башлау куркынычы барлыкка килә.
Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, алдашуның бу төре дә, гадәттәгечә, беркатлылыкка, ышануга, хискә нигезләнгән.
Исегезгә төшерәбез: хокук саклау органнары уяу һәм сак булырга өндәп, шәхси мәгълүматларны кемнәргәдер тапшыруның зур хәтәр белән янавы турында даими кисәтеп килә.