Виталий Егорович Копылов җитәкчелегендә Казан авиазаводы тармакның флагманы булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле авиатөзелешченең тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Тантана Побежимов һәм Копылов урамнары чатында урнаштырылган Копылов бюсты янында узды.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Россия Көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм халкыбызның бердәмлеген, илебез, аның тарихы һәм үз хезмәтләре белән дәүләтнең икътисадый һәм оборона куәтен ныгыткан кешеләрнең горурлыгын символлаштыра.
«Шундый кешеләрнең берсе гади крестьян гаиләсеннән чыккан Виталий Егорович Копылов иде, ул максатчан, тирән белемле һәм көчле характерлы булуы аркасында илнең иң эре авиация заводлары җитәкчесе булды, үз исемен илебезнең авиация төзелеше тарихына мәңгегә язып калдырды», — диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Виталий Копылов вакытында Казан авиазаводы авиатөзелеш өлкәсендә зур уңышларга иреште. Җитештерүне модернизацияләү буенча колачлы проектлар гамәлгә ашырылды.
Техниканың яңа үрнәкләрен чыгару үзләштерелде, шул исәптән: легендар стратегик ракета йөртүче ТУ-160 — илебез авиациясе көче символы, тавыш тизлегеннән югары бомбардировщик Ту-22, ерак магистраль самолёты Ил-62.
"Виталий Егорович күп еллар дәвамында зур иҗтимагый бурыч үтәде: ТАССР Югары Советы депутаты булып сайланды, республиканы үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә һәм хезмәт коллективларына ярдәм итүдә актив катнашты. Аның инициативасы белән завод хезмәткәрләре өчен ел саен дистәләгән мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт объектлары төзелешенә зур игътибар бирелде», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Виталий Копыловның югары казанышлары күп санлы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән, алар арасында: Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары бар. Бүген дә аның истәлеге яши. Казан һәм Амурдагы Комсомольск урамнарына аның исеме бирелгән, стратегик ракета йөртүче Ту-160 аның хөрмәтенә аталган, бюсты куелган.
"Бүген, Виталий Егорович Копыловның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткәндә, без аңа, күренекле җитәкче һәм талантлы оештыручы буларак, шулай ук илебезнең сәнәгать куәтенә нигез салган иҗатчыларның тулы бер буынына хөрмәт күрсәтәбез. Без Виталий Егоровичны һәрвакыт чын дәүләт карашы булган, кешеләрнең яратуына һәм хөрмәтенә лаек булган принципиаль кеше буларак истә тотачакбыз. Ул коллективны зур максатлар тирәсендә берләштерә һәм бүген дә Ватан файдасына хезмәт итә торган нәтиҗәләргә ирешә белде», — дип өстәде Татарстан Рәисе.
Виталий Копылов нигез салган традицияләргә ияреп, Казан авиация заводы яңа биеклекләргә ирешә һәм Ватан файдасына мөһим җиңүләр яулый алачагына ышаныч белдерде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Виталий Копылов бюстына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Виталий Копыловның улы Константин Витальевич Копылов, Казан авиазаводы ветераннары катнашты.